Форумда конкурс нигезендә сайлап алынган балалар яисә 2026 елга эшчәнлек турында килешүләре булган төбәк «Сәләт» клублары һәм «Сәләт» класслары лидерлары катнаша ала. Катнашучыларның яше - 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр. «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасында катнашу өчен:
1. Шушы
сылтама аша үтеп, гариза тутырырга кирәк. Сездән барлык сорауларга да җавап бирүегезне сорыйбыз, чөнки катнашучылар тутырылган анкеталар, портфолио, видеоязмалар һәм эссе нигезендә сайлап алына.
2. Катнашырга теләгән юнәлешкә бәйле рәвештә нигезләмәдә күрсәтелгән темага әзерләнгән видеоязманы яки эссены мәгълүмати ресурслар саклагычында урнаштырырга һәм сылтаманы гаризада күрсәтергә кирәк.
3. Форумда катнашу этабында (15 июль - 21 июль) рәсми чакыру алган гаризалар гына катнаша.